Чирмешән районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү күләме арткан
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында тәүлеклек тулаем савым, үткән елгы шушы чор күрсәткечләре белән чагыштырганда “плюс” белән бара.
Уңай динамикада “Ильхан” җәмгыятенең (Югары Кәминкә) роле зур. Биредә былтыргы белән чагыштырганда, 5203 килограммга күбрәк сөт савалар (бер сыерга уртача - 23,3 килограмм). Ә менә “Әккәрәй” җәмгыяте сыерлары сөтне азрак бирә башлаган (бер сыерга – 12,5 килограмм).
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 29 октябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча - предприятиеләрдә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында көнлек тулаем савым 21237 килограмм тәшкил итә (бер сыерга уртача – 18,7 килограмм).
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев