29 март 2024 яңалыклары
-
Чирмешәндә район Советы утырышын бүләкләүдән башладылар
Министрлыклар грамоталарын ияләренә район башлыгы Рамил Айбатов тапшырды.
-
Чирмешәлеләр Казанга ифтарга бара
“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында оештырылган республикакүләм ифтарда безнең районнан, район мөхтәсибәтендә әйтүләренчә, 26 кеше катнаша. Районнан баручы кунакларның сигезесе махсус хәрби операциядәгеләрнең якыннары, әти-әниләре.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яңалыкны аңлатканнар
Россия Хөкүмәте хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алу тәртибен гадиләштерүне күздә тоткан карарга кул куйган.
-
«Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте Чирмешәндә форум үткәрде
Чирмешәндә “Орион” яшьләр үзәге базасында “Чиста булыр” һәр почмакта” проекты кысаларында беренче экологик-агарту форумы узды. Әлеге чарада район үзәгендәге мәктәпләрнең, лицейның өлкән сыйныф укучылары һәм аграр техникум студентлары катнашты.
-
Ифтар табыны әҗерләре
Рамазан ае көндез ураза тоту белән генә түгел, кичке ифтар мәҗлесләре белән дә кадерле.
-
Чирмешән районы финанс-бюджет палатасының яңа рәисе билгеләнде
Район Советы депутатлары, район башлыгы тәкъдиме белән, район-финанс палатасы рәисе итеп Радик Харисовны билгеләү хакында карар кабул итте.
-
Туры эфир аша – курчак театры
Бөтендөнья театр көненә район үзәк балалар китапханәсе курчак театры әзерләгән.
-
Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразладылар
Республикада соңгы 3 көндә көньяктан үтеп кергән циклон йогынтысында айлык норманың 63-107 проценты, кайбер районнарда – 185 проценты күләмендә явым-төшем булган. Бүген кич республиканың көнчыгышында көчле җил һәм буран саклана әле. Якынлашып килүче ялларда аз гына яңгырлар булачак. Ә инде киләсе атна башында +13 градуска кадәр җылытачак.