Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

«Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте Чирмешәндә форум үткәрде

Чирмешәндә “Орион” яшьләр үзәге базасында “Чиста булыр” һәр почмакта” проекты кысаларында беренче экологик-агарту форумы узды. Әлеге чарада район үзәгендәге мәктәпләрнең, лицейның өлкән сыйныф укучылары һәм аграр техникум студентлары катнашты.

-Мондый форум биш районда узачак, сезнең районда – беренчесе. Башка бик күп районнарда безнең хәрәкәтнең бүлекчәләре бар, сезнең районда ул әлегә юк, - диде Татарстан Республикасының «Чиста булыр» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова. – Безнең төп максат – яшьләрне республикадагы экологик хәрәкәт белән таныштыру, нинди чаралар, бәйгеләр оештыруыбыз һәм табигатьне саклау мәсәләсенең мөһимлеге турында аңлату. Сездә дә “Чиста булыр” бүлекчәсе ачылыр дип өметләнәбез.

Форумда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Жамалетдинов сәламләде, яшьләргә уңышлар теләде.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе өлкән белгече Венера Мингалиева билгеләп үткәнчә, былтыр Чирмешән районы санитар-экологик икейалык нәтиҗәләре буенча республикада өченче урын алды. Экологик чараларда өлкәннәр белән беррәттән балалар да актив катнаша.

Очрашуның рәсми өлеше “Туган ягымның экологиясе” дигән бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү белән төгәлләнде. Беренче Чирмешән мәктәбе укучысы Евгений Егоров беренче урынга лаек булды. Шул ук мәктәптән Алинә Гомәрова – икенче, Крестина Митрюхина – өченче урында. Аяз Рахматуллин махсус номинациядә бүләкләнде.

Катнашучылар, командаларга бүленеп, районда экологик мәдәниятне үстерү буенча проектлар әзерләделәр һәм аларны яклап чыктылар.

Казан кунаклары экологик агарту чараларын тормышка ашыруга актив яшьләрне җәлеп итү, экология һәм табигатьне саклау чараларында катнашу мәсьәләләре турында сөйләделәр, экологик уеннар, мастер-класс үткәрделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев