Ифтар табыны әҗерләре
Рамазан ае көндез ураза тоту белән генә түгел, кичке ифтар мәҗлесләре белән дә кадерле.
Ифтар ул гадәти ашау гына түгел. Ул мөһим гыйбадәтнең уңышлы тәмамлануын белдерүче чара, гаять зур рухи файдага ия булган гамәлдер. Мөселман халыкларында ифтарларны күркәм бәйрәм мәҗлесе төсендә үткәрү гадәткә кергән. Безнең якларда да ул гаилә яки мәхәллә бәйрәме буларак та, район һәм хәтта республика күләмендәге зур чара буларак та уза.
Хәдисләрдән билгеле булганча, ифтар мәле олы фазыйләтләргә ия. Әйтик, Тирмизи җыентыгында китерелгән хәдистә “Авыз ачкан вакытта кылынган дога кабул булмыйча калмас” дип әйтелсә, Әхмәд җыентыгында “Рамазан аеның һәр кичендә, ифтар вакытында Аллаһ гәззә үә җәллә меңләгән кешене уттан азат итә”, – дип хәбәр ителә. Пәйгамбәребездән (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) тагын шундый шундый сөенечле хәбәр дә килә: “Ураза тотучыны ифтар кылдырып ашаткан кешегә шул ураза тотучы алган кадәр савап язылыр” (Тирмизи, 807; Ибне Мәҗҗә, 1746; Сахих әл-Җәмиг, 6415).
Ифтар табынын әзерләүчеләр шунысын онытмаска тиеш: һәрбер гамәлнең нияте ул – фәкать Аллаһ ризалыгын алу! Бер-беребезне уздырырга тырышып, “минеке башкаларныкыннан мулрак, купшырак булсын, кешеләрдән: “Карале, никадәр ризык әзерләгән!” – дигән мактау сүзләрен ишетергә өмет итеп оештырылган ифтарда хәер булмас. Ихлас иманлы кеше гамәл-гыйбадәтендә дөньяви максатлар куярга тиеш түгел. Бары тик Аллаһ ризалыгы өчен үткәрелгән очракта гына ифтар мәҗлесе Раббыбызның шәфкать-рәхмәтенә ирешүгә сәбәп булыр.
Ифтар табынын әзерләүче ничә кешене чакырса, шулкадәр кешенең ураза тоткан саваплары шул гаилә әһелләренә язылачак, ин шәә Аллаһ, һәм шул мәҗлестә катнашкан ураза тотучыларның да саваплары кимемәс, дигән мәгълүмат та бар. Аллаһ каршында бу табынның савабы никах табыны саваплары белән генә тиңләшә ала, ди...
Мөбарәк хәдисләрнең берсендә болай диелә: “Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе бу дөньяда – авыз ачкан мәлдә, икенчесе (ураза тоту сәбәпле гөнаһлар ярлыканган хәлдә) – Кыямәт көнендә Раббысы белән очрашканда”. Бу дөньядагы сөенечкә килгәндә, әлбәттә, ризык тормышыбызның бер нигезе, яшәеш кинәнече һәм ләззәт чыганагы булганга, көнозын ач торганнан соң янә ризыклану мөмкинлегенә ирешү ул – Адәм баласы өчен шатлыктыр. Әмма чын мөэминнәр аңа гына куанып калмыйча, иң элек: “Әлхәмдү лилләһ, тәки үтәп чыктым бит олы гыйбадәтемне, инде Раббым Аллаһ кына кабул итә күрсен”, – дип Аллаһның әҗер-савабына өметләнеп сөенә.
Ифтар мәҗлесенең асыл-мәгънәсе, ифтардагы шатлануыбызның төп сәбәбе дә шушы булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итеп, ошбу олуг гыйбадәтнең икенче шатлыгына – ахирәттәге сөенеченә дә ирешергә насыйп итсен”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев