Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы финанс-бюджет палатасының яңа рәисе билгеләнде

Район Советы депутатлары, район башлыгы тәкъдиме белән, район-финанс палатасы рәисе итеп Радик Харисовны билгеләү хакында карар кабул итте.

Радик Рифкать улы Харисов Чирмешәндә туган, 44 яшьтә, моңа кадәр – шушы палата рәисе урынбасары. Гаиләле, хатыны Ләйсән белән өч бала үстерәләр.

Гомумән, Советның рәисе, район башлыгы Рамил Айбатов алып барган дүртенче чакырылыш утырышта 10 мәсьәлә каралды. Әүвәл “2023 елда ТР Чирмешән районында законлылык һәм хокук саклау торышы хакында” Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге җитәкчесе Юлдус Билалов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, узган елда районда  кылынган җинаятьләрнең 57,3 проценты (республикада – 45,1 процент) ачылган. Кузгатылган җинаять эшләре нигезендә 86 җинаять тикшерелгән, бу аннан алдагы елдан 28,9 процентка кимрәк.

-Җинаятьләр арасында иң күбе – урлашу. Былтыр районда милеккә кул сузуга кагылышлы 99 җинаять теркәлде, шуның 61е - урлашу, 2се - талау. Телефон аша мошенниклардан алдану, акчалардан колак кагу очраклары күп, 29 мошенниклык җинаятенең 22се кесә телефоны яки Интернет челтәре аша эшләнгән. Андый җинаятьләр республикада да үсә, ни кызганыч, кырыкалдарларның эзләренә төшү кыен. Алдакчылар, үзләрен банк хезмәткәре, пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыра, аларның алымнары, гомумән, күп төрле. Шунлыктан  андый шалтыратуларны бик шикләнеп, тикшереп кабул итәргә, шәхси мәгълүматларны беркемгә әйтмәскә кирәк, - диде Юлдус Госман улы.

Шунысы сөендерә, былтыр районда  милләтара, динара низаглар, утлы корал саклау, куллану белән бәйле бер җинаять тә кылынмаган. Ә менә исерек килешҗинаятькә бару очраклары күп, кыек эшләрнең яртысыннан күбрәге кызмача хәлдә башкарыла.  Балаларга, яшүсмерләргә дә күз-колак булу зарур.

Узган елда районда спиртлы эчемлекләрне законсыз сатуның 4 факты теркәлгән, барлыгы 50 литрга якын шундый эчемлек әйләнештән алынган.

2023 елда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр юк (2022 дә – 3).

Утырышта район прокуроры Илдар Солтанов та депутатларга районда законлылык һәм хокук саклау торышына кагылышлы шактый мәгълүмат ирештерде, җентекле анализ ясады.

Җыендагылар контроль-хисап палатасы җитәкчесе Рамил Әхмәдуллинның отчетын, ТР Кеше хокуклары  һәм иреге буенча Уполномоченныеның райондагы җәмәгать ярдәмчесе Гөлназ Вафинаның кешеләр һәм гражданнарның  хокукларына һәм ирекләренә кагылышлы чыгышын  тыңладылар.

Утырышта  “Маневрлы  муниципаль торак фонды  торак биналарын формалаштыру һәм бирү тәртибе хакында”, “Чирмешән һәм Кармыш авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзү кагыйдәләре хакында” карарлар расланды. Депутатлар Чирмешән муниципаль районының  2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджеты хакында карарга кайбер үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев