28 июль 2025 яңалыклары
-
Тынычлык сорап укыла торган дога
Үзегезгә саклап куегыз.
-
“Безнең Чирмешән”нең төп бүләге – кар көрәгеч Лашманга китә
“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасы редакциясе үз абунәчеләре арасында оештырган отыш уйнатудагы төп бүләкне - бензиннан эшли торган кар көрәгечне Лашманда яшәүче газета укучыбыз Гайния Яруллина отты.
-
Белгеч быел бәрәңге сабагын чабу һәм бәрәңге алу өчен кулай вакытларны атаган
Чаллыдан галим-биолог Габделхәй Сәмигуллин бәрәңге сабагын кайчан чабуның һәм уңышын кайчан җыеп алуның уңайлырак булачагын аңлатып үткән.
-
Татарстанда 7 меңнән артык баланың әти-әнисе ай саен ана капиталы хисабыннан акча ала
Татарстанда 3 яшькә кадәрге 7 752 баланың ата-аналары ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр ала. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге гаиләләргә 400 миллион сумнан артык акча күчерде.
-
Татарстан халкының көзен 6 көнлек эш атнасы булачак
Татарстан халкының октябрь ахыры – ноябрь башында алты көнлек эш атнасы булачак. Бу ял көнен 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә күчерү белән бәйле.
-
Чирмешәннең “Шагыйрьләр бистәсе”ндә яшәүче күршеләр туй табыны корды
Район үзәгенең Төньяк микрорайонында – өч урам: Такташ, Тукай, Җәлил урамнары. Шуңа да әлеге бистәне халык үзенчә матур итеп “Шагыйрьләр бистәсе” дип йөртә.
-
Иске Котыш комбайнчыларын флотча макарон белән сыйладылар
Кичә Хәрби диңгез флоты көнендә “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы басуыннан иген суктыручы комбайнчыларга флотча макарон да пешергәннәр.
-
28 июльгә һава торышы
Дүшәмбе көнне, 28 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем ихтималы аз.