25 май 2022 яңалыклары
-
Чирмешән районында күп балалы 275 гаилә бар
Районда 257 гаиләдә балигъ булмаган 825 бала тәрбияләнә.
-
Чирмешәнлеләр соңгы айда юллар торышыннан еш зарланганнар
Чирмешәнлеләрнең “Халык контроле” дәүләт порталына май аенда язылган зар, гозер-үтенечләренең күбесе юллар темасына кагылышлы. Аларны Чумачка, Югары Кармалка, Чирмешән, Иске Элмәле авылларыннан язганнар.
-
«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.
-
Чирмешән районында балалар бакчалары чыгарылыш кичәләренә әзерләнә
Чирмешән районында мәктәп яшенә җиткән 127 сабый бакча белән хушлашачак. Гомумән, быел мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә 586 бала тәрбияләнде.
-
Июньдә кемнәрне байлык һәм уңыш көтә?
Астрологлар йолдызнамәнең өч билгесенә җәй башында искиткеч финанс муллыгы һәм баш әйләнгеч уңыш вәгъдә итә.
-
Чирмешәндә дә “Игътибар: балалар!” чарасы игълан ителде
Быелның узган дүрт аенда (гыйнвар-апрель) республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте булган. Анда, ни кызганыч, 3 бала үлгән, 104 бала имгәнгән.