Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында балалар бакчалары чыгарылыш кичәләренә әзерләнә

Чирмешән районында мәктәп яшенә җиткән 127 сабый бакча белән хушлашачак. Гомумән, быел мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә 586 бала тәрбияләнде.

-Май ахырында балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре башланды. Быел районда 127 сабый бакча белән хушлаша, ягъни алар 1 сентябрьдән парта артына утырачаклар, - ди район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Диләрә Мәгъсумова.

Иң зур чыгарылыш "Ромашка" балалар бакчасында - аннан - 30, "Әкият"тән - 18, "Каенкай"дан – 13, "Ландыш"тан   - 11, “Чишмәкәй”дән 8 сабый китәчәк. Лашман балалар бакчасыннан 8 баланы мәктәпкә озаталар. Кармышта да быел 6,  Әккәрәйдә 5 сабый өчен чыгарылыш кичәсе була. Башка авылларда яңа уку елында мәктәпкә 1-2 бала гына керәчәк, кайбер торак пунктларда беренче сыйныфлар булмаска да мөмкин.

Биш ел элек районда балалар бакчаларында сабыйларга урын җитми иде. Кызганыч, соңгы вакытта авылларда балалар саны шактый кимегән, бүген инде урын проблемасы да юк. Кайбер авылларда төркемнәрне берләштерү турында да сүз йөри.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев