Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләр соңгы айда юллар торышыннан еш зарланганнар

Чирмешәнлеләрнең “Халык контроле”  дәүләт порталына май аенда  язылган зар, гозер-үтенечләренең күбесе юллар темасына кагылышлы. Аларны Чумачка,  Югары Кармалка, Чирмешән, Иске Элмәле авылларыннан язганнар.

Берәү Чумачка авылының  Пушкин урамындагы юлның бер өлеше генә ясалды, дигән һәм юлның фотосын куйган. Район башкарма комитеты  әлеге урам юлының калган өлешен капиталь ремонтлау эшләрен  2023 ел эш планына кертү каралган, дип җавап бирә. Югары Кармалка авылының Совет урамында  ерганак аша салынган юл җимерелә, “шуый” башлаган. Әлеге хәбәрне язучы ханым юлны тәртипкә китерүне үтенә. Чирмешәннең Техническая урамында, бассейнлы комплекс каршындагы юлның да начар булуына зар белдергән берәү. Дөрес, юлчылар район үзәге урамнарындагы чокыр-чакырларны “ямап” тәртипкә китерәләр. Монда да юлны әлегә бераз тигезләделәр. Район башкарма комитеты җавабыннан күренгәнчә, быел Техническая урамы юлын яхшы итеп ясарга тиешләр, һәрхәлдә, бу ният 2022 ел эш планында бар икән. Иске Элмәлегә керү юлы да  нык тузган. Бу хакта язган якташыбыз әлеге уңайдан нинди дә булса чара күрүне үтенә. Шул ук авылдан, шул ук кеше  Гагарин урамында терлекләр йөрүенә зарлана.

Сүз уңаеннан, ”Халык контроле”нә районда алкоголь сатудагы закон бозулар хакында да язарга мөмкин. Факт расланган очракта, моның өчен акчалата бүләкләү дә каралган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев