Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

 Чирмешәндә дә “Игътибар: балалар!” чарасы игълан ителде

Быелның узган дүрт аенда (гыйнвар-апрель) республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте булган. Анда, ни кызганыч, 3 бала үлгән,  104 бала имгәнгән.

Статистика буенча, балалар катнашындагы юл казаларының өчтән бере җәйге чорга туры килә икән. Мәктәпләрдә җәйге каникул башлану юлларда тагын да карабрак йөрүне таләп итә. Бәла-казаларны профилактикалау максатында 23 майдан 5 июньгә кадәр республикада “Игътибар: балалар!” профилактик чарасы игълан ителде. Район автоинспекторлары бу чорда балаларны автомашиналарда йөртү кагыйдәләренә, тиешле урыннарда җәяүлеләргә юл бирүгә, җәяүлеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүгә, аңлату-профилактика эшләренә игътибарны арттыра төшәчәк.

Тагын шунысын да искә төшерәбез, 25 майдан 31 майга кадәр республикада, шул исәптән безнең районда, “Куркынычсызлык каешы” чарасы да игълан ителде.

 фото редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев