25 апрель 2023 яңалыклары
-
Наратның бөресе дә, ылысы да шифалы
Дәвалану өчен нарат бөресен иртә язда, бөреләр ачылганчы җыярга кирәк. Бу вакытта бөреләр кабырчык белән капланган һәм сумала белән беркетелгән була.
-
Чирмешән районында шушы көннәрдә ике мунча янды
Әле берничә көн элек кенә Туймәт авылында мунча януы хакында хәбәр иткән идек, мондый ут казасы инде район үзәгендә чыккан.
-
Чирмешәнгә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий килде
25 апрельдә, Ата-аналар көнендә, районга епископ Пахомий җитәкчелегендәге Чистай һәм Түбән Кама епархиясе делегациясе килде.
-
Ромашка чәе помидор, борыч үсентеләрен «терелтә»
Тәрәзә төпләрен помидор, борыч, баклажан ише үсентеләр «яулап алды». Теплицага күчергәнче, матур гына үсеп утырсыннар өчен, аларны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Юкса төрле авырулар сагалап кына тора. Быел помидор нишләптер әйбәт үсми, яфраклары саргаеп коела, диючеләр күп. «Химия» кулланмыйча гына үсентеләрне ничек сихәтләндерергә? Күпләрне кызыксындырган шушы сорауга җавапны һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдиновадан белештек.
-
Әккәрәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Борисов белән хушлаштылар
Әккәрәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Борисовны соңгы юлга озаттылар. Декабрь аенда аңа 95 яшь тулды.
-
Лашмандагы стадионда имәннәр үсәчәк
Лашмандагы стадион мәйданының бер ягына 50 төп имән, 60 төп нарат үсентеләре утырттылар.
-
Туймәттә мунча янган
Туймәт авылында мунча януы хакындагы хәбәр кичке алтыларда ГЛОНАСС-112 системасы аша кабул ителә.
-
Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак
Татарстанда атна ахырына бик җылы һава торышы киләчәк. Атна уртасында көнбатыш циклон аркасында республикада яңгырлар көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.