Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнгә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий килде

25 апрельдә, Ата-аналар көнендә, районга епископ Пахомий җитәкчелегендәге Чистай һәм Түбән Кама епархиясе делегациясе килде.

Район үзәгендәге Петр һәм Павел гыйбадәтханәсе янында, чаң тавышы астында, архиерей Пахомийны район башлыгы Рамил Айбатов, Чирмешән районы благочинные Александр Филимонов, чиркәү советы әгъзалары каршы алды. Матур йола буенча, кунак ипи-тоздан авыз итте,  балалар сөйләгән шигырьләрне тыңлады.

Рамил Тәлгать улы кунакны җылы сәламләп, аның безнең районга килүе  православие динен тотучы якташларыбыз өчен зур вакыйга булуын билгеләп үтте.

- Безнең район күп милләтле, монда православие динендәгеләр һәм мөселманнар бердәм һәм тату яши, - диде ул.

Мәртәбәле кунак район үзәгендә урнашкан Михаил Архангел һәм Рождества Христова храмнарында да булды, чирмешәнлеләр белән аралашты, бәйрәм белән котлап, яхшы теләкләрен җиткерде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев