Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында шушы көннәрдә ике мунча янды

Әле берничә көн элек кенә Туймәт авылында мунча януы хакында хәбәр иткән идек, мондый ут казасы инде район үзәгендә чыккан.

Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтеннән әйтүләренчә, янгын хакында ГЛОНАСС-112 системасы буенча кичке сигезләрдә шалтыратканнар.

Янгын сүндерүчеләр Чирмешәннең Яшьләр урамындагы әлеге гадәттән тыш хәл урынына килгәндә,  мунчаның түбәсе яна торган була. Утның янәшәдәге абзарга, күршеләрнең мунчасына күчү куркынычы да эшне арттыра.

- Моңа юл куелмады, тик беренче мунча янды, ул яраксыз, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин. – Беренчел фаразлар буенча, ут мичнең яки морҗаның төзек булмавы сәбәпле чыккан. Объект иминиятләштерелгән.

 Фәнил Гыйззәтуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев