Әккәрәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Борисов белән хушлаштылар
Әккәрәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Борисовны соңгы юлга озаттылар. Декабрь аенда аңа 95 яшь тулды.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Павел Николаевич Әккәрәй авылының иң өлкән кешесе иде. Ул Бөек Җиңү көнен Кенигсбергта, Көнчыгыш Пруссиядә каршылый, 7 ел сугышта һәм армия хезмәтендә була.
Фрунзе исемендәге колхозның трактор бригадасы бригадиры Павел Борисов 1967 елда Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Якташыбыз тракторда да, комбайнда да эшли. Тормыш иптәше Варвара белән бер ул үстергәннәр. Хатыны инде күп еллар гүр иясе. Ветеран соңгы елларда улы Николай белән килене Маргарита тәрбиясендә яшәде.
Бөек Ватан сугышында катнашучылардан районда бер генә ветеран калды – Габдулхак Җиһаншин Югары Чегодайда яши.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев