24 декабрь 2019 яңалыклары
-
Авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызлар өчен 36 сәгатьлек эш атнасы кабул ителде
Без авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызлар өчен 36 сәгатьлек эш атнасы хакында федераль закон кабул ителде дип ишеткән идек. Тик, минемчә, күпчелек учреждениеләрдә хатын-кызлар әле дә атнасына 40 сәгать эшли. Бу уңайдан конкрет җавап ишетәсе иде. Һәм тагын: эш бирүче әлеге законны санламаса, кая мөрәҗәгать итәргә?
-
Атказанган артист Виталий Агапов концерт акчасын Әмир мәчетенә бирде
Татарстан Республикасының атказанган артисты Виталий Агапов Әмирдә зур концерт куйды. Аның белән бергә башка бик күп артистлар да килгән иде.
-
Мәскәүдәге Президент чыршысына Татарстаннан 105 бала китте
Чакырылучылар арасында фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр һәм башка яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар бар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңа ел алдыннан минус 40 градус суыклар көтелә
Быел декабрь Россиянең Европа территориясенең үзәк өлешендә, бик җылы булып, рекордлар куя. Әмма Азия өлешендә, киресенчә, салкыннар көннән-көн ныгый.