Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызлар өчен 36 сәгатьлек эш атнасы кабул ителде

Без авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызлар өчен 36 сәгатьлек эш атнасы хакында федераль закон кабул ителде дип ишеткән идек. Тик, минемчә, күпчелек учреждениеләрдә хатын-кызлар әле дә атнасына 40 сәгать эшли. Бу уңайдан конкрет җавап ишетәсе иде. Һәм тагын: эш бирүче әлеге законны санламаса, кая мөрәҗәгать итәргә?

Чирмешән авылыннан бер хатын-кыз.

Район прокуроры урынбасары Айназ Газизов әлеге уңайдан мондый аңлатма бирде:

-Әйе, 2019 елның 12 ноябрендә чыккан Федераль Закон нигезендә РФ Хезмәт кодексына 23 ноябрьдән гамәлгә ашкан өстәмәләр кертелде. Чынлап та, авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар хәзер түбәндәгеләргә хокуклы:

  • язма гаризалары нигезендә, алар айга,  эш хакы түләнмәгән бер көн өстәмә ял алырга;
  • кыскартылган эш вакытының атнасына 36 сәгать итеп билгеләнүенә хокуклылар. Бу очракта хезмәт хакы тулы эш атнасыныкы кебек түләнә;
  • хезмәт шартлары буенча эш көне өлешләргә бүленгән эшләрдә хезмәткә түләүне күтәрелгән күләмдә билгеләүгә;

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге законны санга сукмаган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Хезмәт кодексының әлеге статьясы бозылган очракта, район прокуратурасына шалтыратып була. Тел. 2-23-66.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев