Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Атказанган артист Виталий Агапов концерт акчасын Әмир мәчетенә бирде

Татарстан Республикасының атказанган артисты Виталий Агапов Әмирдә зур концерт куйды. Аның белән бергә башка бик күп артистлар да килгән иде.

Тамаша залында буш урын калмады, күренекле, популяр артист чыгышын аеруча көчле алкышлар белән бәяләделәр.

Гомумән, коллектив әмирлеләргә бик эчтәлекле, зәвыклы, затлы программа тәкъдим итте.

Агапов, сезнең якташларыгыз алдында әйткән сүзем бар иде дип, концерттан җыелган, концерт куюга шушы авыл егетләре Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар җибәргән 50 мең сум акчаны тулысынча Әмир мәчетенә бирде һәм, шушы игелекле гамәле белән, үзенә хөрмәтне бермә-бер арттырды.

Агапов, гомумән, Ходай аңа исәнлек бирсен, хәйрия чараларын еш үткәрә, мохтаҗларга теләп булыша.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев