Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мәскәүдәге Президент чыршысына Татарстаннан 105 бала китте

Чакырылучылар арасында фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр һәм башка яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар бар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Алардан тыш, 25 декабрьгә геройлык кылган балалар да чакырулар алды. Тугыз яшьлек малайны суда батудан коткарган 13 яшьлек Илфат Әюпов та бәйрәм кунагы булачак.

«Мин күпердә утырып балык тота идем, малай әлеге күпер буйлап велосипедта узганда елгага егылып төште. Мин моны күрдем, күпердән сикердем һәм аны тартып чыгардым. Ул вакытта миңа куркыныч булмады. Аннары әти – әниләр мактады, мәктәптә медаль бирделәр», - дип искә алды Илфат.

 «Йолдызлык»та җырлыйм, конкурсларда катнашам, шуның өчен мине Мәскәүгә җибәрәләр. Анда үземә бик күп яңа дуслар табарга телим», - диде җиде ел инде җыр белән шөгыльләнүче Елизавета Куркина.

Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова әйтүенчә, Кремльгә Президент чыршысына иң яхшы яшьләрне җыялар.

Озатыр алдыннан балаларның документларын җентекләп тикшерделәр, аларга ТАССР символикасы төшерелгән бүрек һәм шарф тапшырдылар. Моннан тыш, табиблар балаларга медицина күзәтүе үткәргән. Табиблар сүзләренә караганда, Мәскәүгә баручы барлык балалар сәламәт.

Хәзер аларны Россия башкаласында ике көнлек сәфәр көтә. Балалар өчен шәһәр буенча экскурсия һәм төрле чараларда булу каралган.

Сүз уңаеннан, 25 декабрьдә Казанда да Татарстан Республикасы Президенты катнашында зур Чыршы бәйрәме узачак. Анда безнең район делегациясе дә катнаша. Башкалага иң яхшы укучылар: фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортчылар, яшь артистлар барачак.

фото: Александр Эшкинин

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев