24 апрель 2017 яңалыклары
-
Чирмешән кадет мәктәп-интернаты укучылары “Нәрсә ул донорлык һәм кем ул донор?” сорауларына җавап таптылар
"Татарстанда изгелек атнасы" республика акциясе кысаларында яшьләрнең ял итү үзәгендә, Россиядәге милли донор көненә багышлап "Тормышны саклап" темасына чара узды. Аның барышында Чирмешән кадет мәктәп-интернаты укучылары "Нәрсә ул донорлык һәм кем ул донор?" сорауларына җавап таптылар, донорлыкның безнең илдә нинди мөһим роль уйнавын белделәр.
-
Чирмешән районында “Туган як җәүһәрләре“ - “Жемчужины родного края“ район фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр
Чирмешән авылы оешуга 285 ел тулуга багышланган халык иҗатының "Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" район фестивале йомгаклары. Халык иҗатының "Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" район фестивалендә авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында җиңүчеләр: беренче урын - Лашман авылы мәдәният йорты коллективы (директор - Гүзәл Шакирова)...
-
Чирмешән районында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 97 кешегә карата беркетмә төзегәннәр
01 Үткән атнада 135нче янгын частена һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут чыгулар турында хәбәрләр кермәгән. Чирмешән янгын-коткару хезмәте бригадасы юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 25 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган. 22 апрельдә Чирмешән-Яңа Элмәле юлында әйләнеп капланган машина янында Сосновка...
-
Рәхмәт хаты
Кадерле, яраткан туганыбыз, әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Гыйләҗетдинова Асия Хәммәтвәли кызы мәңгелеккә арабыздан китте. Якын кешебезне югалтуны бик авыр кичерәбез. Тирән кайгыбызны уртаклашкан, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән туганнарга, күршеләргә, мәчет картларына, авылдашларга, мәрхүмәне соңгы юлга озатырга килгән райондашларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Асия апага багышлана! Төшләремә кер син бүген, апа?.....
-
Югары Чегодайдан Габдрахман абый Миңнекәев карлыган үсентеләрен гел яңарта
Чирмешәндә үткән ярминкәдән Габдрахман абый Миңнекәев ике төп карлыган үсентесе алып китте. -Эре, татлы була торган сорт бу, - ди гомер буе машина йөрткән, Байконурны төзешкән ветеран. - Бакчабызда алмагач, чия, миләш тә бар. Ярминкәгә еш киләм, үз машинам бар бит. Әхтәм абый Назыйровның да юлы уңды - чәчүлеккә орлык...
-
Бәркәтәдә яшәүче 90 яшьлек Мөнәвәрә Хуҗиева - “Ак барс“ командасы җанатары
Язның матур бер көнендә Бәркәтә авылыннан Мөнәвәрә Нәҗип кызы Хуҗиева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде, сәламәтлектә озын гомер кичерүен теләп, истәлек бүләге тапшырды. Мөнәвәрә Нәҗип кызы...