22 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Чирмешәдә канализация челтәрләре 5 километрдан озынрак
Район үзәгендә биш километрдан күбрәк үзәкләштерелгән канализация челтәрләре сузылган. Ул күп фатирлы йортларны һәм оешмаларны колачлый.
-
Татарстан ЗАГСы никахны теркәүдә иң популяр айлар һәм даталарны атады
Татарстанда июль һәм август айлары никахны теркәү өчен иң популяр айлар булган, 2025 елда никахларның 30 проценты шуларга туры килгән. Бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова Казан ИТ-паркында ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында шул хакта хәбәр итте.
-
2025 елда Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонд бүлеге 220 меңнән артык баланың ата-аналарына бердәм пособие билгеләде
2026 елның 1 гыйнварына төбәктә балалары булган 113 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие алды. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга 26 млрд. сумнан артык акча юнәлтте.
-
Чирмешән районында урамнарны кардан чистартуда нефтьчеләр булыша
Ел башында яуган көчле кардан соң авыл урамнары тараеп калган иде. Авыл халкын кар тоткыныннан коткаруда нефтьчеләр булыша, грейдер юлларны киңәйтә.
-
Татарстан халкына февральдә ял алу отышлымы
Татарстанда яшәүче кайбер кешеләр февральдә ял алырга җыена. Ләкин кышның соңгы аенда ял итү отышлымы соң.
-
Чирмешән коммуналчылары былтыр 266 кубометрдан күбрәк су кудырган
“Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесе район үзәгендә 56 километр озынлыктагы суүткәргеч челтәрләренә хезмәт күрсәтә.
-
22 гыйнварга һава торышы
Татарстанда 22 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Иртәнге сәгатьләрдә бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.