Бәркәтәдә Мебиус тасмалары ясадылар
Биредә мәктәп укучылары математика елы уңаеннан уздырылган кичәдә көч сынашты.
Бәйгегә әзерлек кысаларында алар алдан бөек математиклар - Ломоносов, Ковалевская, Лобачевский, Пифагор һәм башка галимнәрнең биографиясен өйрәнгән. Бөтен мәктәп диярлек әлеге акыл ияләренең тормыш юлына багышлап альбомнар, стендлар ясаган. Укучыларга математик кроссвордлар, ребуслар, логик мәсьәләләр чишеп тә шактый тир түгәргә...