Белеп торыгыз

Бәркәтәдә Мебиус тасмалары ясадылар

Биредә мәктәп укучылары математика елы уңаеннан уздырылган кичәдә көч сынашты. Бәйгегә әзерлек кысаларында алар алдан бөек математиклар - Ломоносов, Ковалевская, Лобачевский, Пифагор һәм башка галимнәрнең биографиясен өйрәнгән. Бөтен мәктәп диярлек әлеге акыл ияләренең тормыш юлына багышлап альбомнар, стендлар ясаган. Укучыларга математик кроссвордлар, ребуслар, логик мәсьәләләр чишеп тә шактый тир түгәргә...

Биредә мәктәп укучылары математика елы уңаеннан уздырылган кичәдә көч сынашты.

Бәйгегә әзерлек кысаларында алар алдан бөек математиклар - Ломоносов, Ковалевская, Лобачевский, Пифагор һәм башка галимнәрнең биографиясен өйрәнгән. Бөтен мәктәп диярлек әлеге акыл ияләренең тормыш юлына багышлап альбомнар, стендлар ясаган. Укучыларга математик кроссвордлар, ребуслар, логик мәсьәләләр чишеп тә шактый тир түгәргә туры килде. Кичәгә шотланд галиме Неперның саннарны тапкырлау таблицасы, Мебиус тасмалары, төрле уеннар әзерләнгән.
Математика укытучысы Габдулла Шәйдуллин оештырган бу чарада унынчы сыйныфлар хөкемдар итсә, җиденчеләр исә җиңүчеләр.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Беркет Ключ

Нет комментариев