Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә юл билгеләре кирәк

Бу проблеманы Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре сайтындагы "Халык контроле" бүлегендә чирмешәнлеләр еш күтәрәләр. Сүз район үзәге турында гына түгел, ә авыллардагы һәм район территориясе буенча узучы зур юллар турында да бара. Нигездә, "кисәтүче юл билгеләре аз" дип зарланалар якташларыбыз. -Чирмешән буенча юл хәрәкәтен оештыру проекты расланды,- ди Чирмешән авыл җирлеге...

Бу проблеманы Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре сайтындагы "Халык контроле" бүлегендә чирмешәнлеләр еш күтәрәләр. Сүз район үзәге турында гына түгел, ә авыллардагы һәм район территориясе буенча узучы зур юллар турында да бара. Нигездә, "кисәтүче юл билгеләре аз" дип зарланалар якташларыбыз.

-Чирмешән буенча юл хәрәкәтен оештыру проекты расланды,- ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. -Анда кайсы урамда ничә һәм нинди юл билгеләре булырга тиеш - барысы да күрсәтелгән. Чирмешәнебез үсә бара, яңа урамнар барлыкка килә, үзгәрешләр дә булып тора, шуңа да яңа юл билгеләре куярга, үзгәртергә дә туры килә. Без бу эш белән даими шөгыльләнәбез.
"Чирмешән" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин әйтүенчә, юл билгеләре район үзәгендә дә, авылларда да, трассаларда да җитәрлек күләмдә урнаштырылмаган. Юлларыбызга хезмәт күрсәтүче "Татавтодор"ның Чирмешәндәге участогына әлеге мәсьәлә буенча күрсәтмә бирелгән.
-Әмма юл билгеләрен кыш көне урнаштырырга ярамый,- ди Самат Нуриәхмәт улы. -Көннәр җылыткач, кар эрегәч, юлчылар бу эшкә ныклап керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан