Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Район башлыгы ятимнәрне ресторанга чакырды

Район башлыгы Наил Зарипов гаиләләргә тәрбиягә һәм опекага алынган ятим балаларны Чирмешәндә яңа ачылган ресторанга кунакка чакырды. Балалар монда беренче кунаклар булды дияргә дә ярыйдыр. Бу көнне 50ләп шундый бала ресторанда тәмле ашлар белән сыйланды, уйнады, биеде, күңел ачты. Мондый затлы җирдә күбесе беренче тапкыр гына. Иске Элмәледә Валентина һәм...

Район башлыгы Наил Зарипов гаиләләргә тәрбиягә һәм опекага алынган ятим балаларны Чирмешәндә яңа ачылган ресторанга кунакка чакырды. Балалар монда беренче кунаклар булды дияргә дә ярыйдыр.


Бу көнне 50ләп шундый бала ресторанда тәмле ашлар белән сыйланды, уйнады, биеде, күңел ачты. Мондый затлы җирдә күбесе беренче тапкыр гына.
Иске Элмәледә Валентина һәм Виктор Маковкиннар гаиләсендә тәрбияләнүче 14 яшьлек Полина Исаева тәэсирләрен, шатлыгын яшерә алмыйча: "Мин ресторанда беренче тапкыр гына, биредә бик яхшы хезмәт күрсәтәләр, ак төс күзләрне иркәли. Безне бирегә чакыручыларга рәхмәт",- ди.
Кунаклар арасында талантлы балалар да аз түгел. Лагеркадан Женя Кузнецова һәм Утыз Имәннән Рания Минһаҗевалар кунакларга музыкаль чыгыш аша бүләк ясадылар. Ә Мордва Афонькәсе авылында тәрбияләнүче рус малае Эдуард Агафонов мордва телендә шигырь сөйләде.
Республиканың төрле районнарыннан җыелган, төрле милләт балаларын әллә язмышлары шулай берләштергән, алар шундый дус, аралашучаннар. Элек Лениногорский районында үскән Катя, Миша, Дима Чупрушкиннар гаилә җылысын Чирмешәндә Светлана һәм Сергей Севастьяновлар гаиләсендә тапканнар.
Бүген районда тәрбиягә алынган 25 гаиләдә - 46, 24 опекун гаиләдә 30 бала тәрбияләнә.
-Без яңа гаиләбездә инде өченче ел бик әйбәт яшибез. Бәйрәм оештырып, сыйлаган өчен зур рәхмәт,- ди Миша.
-Биредә шундый рәхәт, бар да ак төстә, мин бу төсне бик яратам. Дуслар белән очрашырга бер сәбәп булды,- ди әбисе опекасында үсүче Алинә Дәүләтшина.
Мондый матур бәйрәм оештыруның идеясе район башлыгы Наил Зариповныкы булса, иганәчесе - Мансур Бәдретдинов. Ә чараны мавыктыргыч һәм кызыклы итү өчен опека һәм тәрбия, социаль яклау бүлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре күп көч куйдылар.
Бәйрәмнән фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/151-2014-02-20-11-11-02.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан