20 май 2026 яңалыклары
-
Эшләүче пенсионерларга өстәмә ял бирергә тәкъдим ителде
Дәүләт Думасы депутатлары эшләүче пенсионерлар өчен ел саен өч календарь көннән дә ким булмаган өстәмә түләүле ял бирүне күздә тоткан закон проектын әзерләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Чирмешән районы яшүсмерләре өч көнлек өйрәнүләр узды
Районның 25 мәктәбендә 8 сыйныф укучылары өчен Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре буенча өч көнлек өйрәтү җыеннары үтте.
-
30 градуслы эсседән чирмешәнлеләр ничек котыла?
Май башында көннәр салкынчарак торса, ай ахыры 30 градуслы эсселәре белән шаккатыра. Халык кызу көннәрне ничек уздыра, эсселектән ничек котыла?
-
Чирмешәндә Сөлге җыючыларны кайнар коймаклар белән каршы алдылар
Әби-бабайлардан калган гореф-гадәтне яңартып, район үзәгендә быел да Сөлге җыйдылар.
-
Олы Чирмешән елгасы яр буен төзекләндерү проекты 2500дән күбрәк тавыш җыйды
Чирмешәнлеләр “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча эшлиләр.
-
Кара Чишмәнең “Илшат мәйданы”нда матур капка куйганнар
Кара Чишмә авылының Сабан туе уза торган мәйданда төзүчеләр эшли. Бәйрәмгә әзерлекне иртә яздан башлаганнар.
-
«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты Владимир Даль мирасы турында акция үткәрә
2026 елның 22 маеннан 30 июненә кадәр «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында «Владимир Дальның бөек мирасы» Бөтенроссия акциясе узачак. Ул рус язучысы һәм этнографының тууына 225 ел тулуга багышланган.
-
“Ильхан” җәмгыяте сыерлары көнгә 30 килограммга якын сөт бирә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көнлек тулаем савым 28146 килограмм тәшкил итә, яки бер сыер уртача 23,8 килограмм сөт бирә.
-
20 майга һава торышы
Бүген, 20 майда, Татарстанда аномаль эсселек сакланачак, әмма атмосфера фронты аркасында һава шартлары тотрыксыз була.