Олы Чирмешән елгасы яр буен төзекләндерү проекты 2500дән күбрәк тавыш җыйды
Чирмешәнлеләр “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча эшлиләр.
Олы Чирмешән елгасы яр буеның икенче этабын комплекслы төзекләндерү проекты өчен 2500дән күбрәк чирмешәнле тавыш биргән.
-Бу максатларга 150 миллион сум тирәсе акча каралган. Ул республика бюджетыннан финанслана. Район үзәгендәге зур күпердән алып асылмалы басмага кадәр булган арада төзелеш башланды, киләсе елларда эшне Сабан туе стадионы тирәсендә дәвам итәргә планлыйбыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.
Былтыр Чирмешәндә елга яры буеның беренче этабы күл тирәсе (зур күпергә кадәр ара) төзекләндерелде.
Уңайлы шәһәр мохите булдыруга тавыш бирүнең төп ысуллары:
1. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында Онлайн:
- pos.gosuslugi.ru/lkp/fkgs/. сайтына күчегез;
- РФ Дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләнегез; - үзегезнең муниципаль берәмлегегезне һәм ошаган объектны яки дизайн-проектны сайлагыз.
2. Кушымта яисә “ТР хезмәтләре” сайты аша:
-Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталындагы “Халыктан сораштырулар” бүлегеннән файдаланыгыз.
3. Волонтерлар ярдәмендә:
- Җәмәгать урыннарында (паркларда, скверларда) волонтерлар эшли, алар сезнең телефон номеры буенча тавыш бирергә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, алар район үзәге оешма-предприятиеләрендә булалар, тавыш бирүдә ярдәм күрсәтәләр.
Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Киләчәктә төзекләндереләчәк объектны сайлаудан читтә калмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев