20 майга һава торышы
Бүген, 20 майда, Татарстанда аномаль эсселек сакланачак, әмма атмосфера фронты аркасында һава шартлары тотрыксыз була.
Республикада элеккечә алмашынучан болытлы һава күзәтеләчәк. Көндез һәм кичен төбәк буенча локаль рәвештә, әмма Казанда түгел, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар ява. Боз булуы ихтимал.
Төньяк-көнчыгыш җиле көндез секундына 5-10 метрга кадәр көчәячәк, урыны-урыны белән секундыга 14 метрга кадәр җитәчәк.
Җылы төннән соң (Татарстанның көнбатышында +19 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында республика буенча һава +28...+33 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +31...+33 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев