Чирмешән районы яшүсмерләре өч көнлек өйрәнүләр узды
Районның 25 мәктәбендә 8 сыйныф укучылары өчен Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре буенча өч көнлек өйрәтү җыеннары үтте.
8 сыйныфта укучы 224 яшүсмер, 4-16 май көннәрендә дәрестән соң, теоретик һәм практик күнегүләр уздылар: строевой әзерлеккә, атарга, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнделәр. Мондый җыен мәктәпләрдә икенче ел уздырыла. Ә 10 сыйныфта укучы егетләр апрель аенда биш көнлек өйрәнүләрдә булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев