20 апрель 2017 яңалыклары
-
Каз каклау тәртибе (рецепт)
Татар халык мәҗлесләрендә казның урыны табын түрендә. Кыз сорарга баралармы, кодаларга кунаккамы, яисә чит илгә чыгалармы, татарлар парлы казны пешереп яки какланганны алып бара. Какланган каз яки тозлы каз Сабан туе якынлашуын искәртә кебек, чөнки ул нәкъ менә Сабан туйларына өлгерә дә. Бер көнне Казандагы дустым шалтыратып: "Күчтәнәчкә каз бирделәр,...
-
Чирмешәндә юллар шомарачак
Районыбыз юлчылары кайнар асфальт белән әүвәл Шентала районы уңаендагы юлларның тишек-тошыкларын ямап рәтләделәр. Ул яктагы ягулык салу станциясеннән район чигенә кадәр булган юл арасы нык таушалган иде. "Татавтодар"ның Аксубай филиалына караган Чирмешән юл ремонт-төзелеш участогы бригадалары районыбыздагы зур юлларның җимерелгән башка урыннарын да төзәтеп узачак. Моннан кала: -Чирмешәннән Нурлатка бара...
-
Түбән Чегодайда бердәнбер кибет ябылган
Зарыбызны Түбән Чегодайдан язабыз. Безнең авылның үзәгендә кибет, өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы бар, ләкин алар икесе дә - йозакта. Әүвәл кибетне яптырдылар. Югыйсә, анда авыл халкына кирәкле бөтен әйбер дә бар иде. ФАП ишегенә дә йозак эленде. Пунктта озак еллар эшләгән Рәзинә Гыйниятуллина көн дими, төн дими, ял көнеме, юкмы,...
-
Чирмешәндә дә агач утыртабыз
29 апрель республикада "Агач утырту көне" дип игълан ителде. Әлеге акциядә катнашырга теләүче оешма, учреждениелар, авыл халкы үсентеләр өчен "Чирмешән урман хуҗалыгы"на мөрәҗәгать итә ала. Агач утыртучыларга миләш, юкә, каен, нарат,тирәк, карагач, гөлҗимеш агачы үсентеләре бушлай бирелә.
-
Чирмешән лицее укучысы Илшат Латыйпов 1 тонна макулатура җыйган
Атна йомгакларына багышланган чираттагы районкүләм планеркада 1нче кварталда иң күп макулатура җыйган мәктәпләр, класслар, аерым укучылар бүләкләнде. Макулатура җыю буенча укучыларны бүләкләү өчен "Экосервис" җәмгыяте 25 мең сум акча биргән. Агымдагы елның өч аенда район мәктәпләре барлыгы 25 тоннага якын макулатура җыеп тапшырган, ягъни бер укучыга уртача 11 килограмм туры...
-
Интернет куркыныч тудырмасын
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе утырышына кабат, балалары тормышына куркыныч тудыручы ата-аналар чакырылды. Утыз Имәннән З. атналар буе эчеп йөри, хатыны һәм балалары тормышына куркыныч тудыра, начар үрнәк күрсәтә. Әти кеше үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлый, бу гадәтен ташларга ышандыра. Ул комиссия утырышына беренче тапкыр гына...
-
Иске Кадида изгелек кылырга тырышалар
Иске Кади авылы мәдәният йортында язгы изгелек атнасы башланды. Авыл китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән, һәм тәрбиягә алынган авылдашларыбыз белән "Шәфкатлелек яшәсен йөрәктә" исемле кичә үткәрделәр. Бу чарада район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова да катнашты.
-
Чирмешәндәге “законсыз“ фонтан сүтеп алыначак
Чирмешәндә, Нагорный һәм Карл Маркс урамнары киселешендә ясалган фонтанны сүтеп алачаклар. Әлеге - мәгънәсезлек "һәйкәлен" - фонтанны, белгечләр сүзенә дә колак салмыйча, юл уртасында урнаштырдылар. Ул юньләп эшләмәде дә. Моңа байтак акча түгелде. Хәзер биредә чүп кенә җыелып ята.