Түбән Чегодайда бердәнбер кибет ябылган
Зарыбызны Түбән Чегодайдан язабыз. Безнең авылның үзәгендә кибет, өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы бар, ләкин алар икесе дә - йозакта. Әүвәл кибетне яптырдылар. Югыйсә, анда авыл халкына кирәкле бөтен әйбер дә бар иде. ФАП ишегенә дә йозак эленде. Пунктта озак еллар эшләгән Рәзинә Гыйниятуллина көн дими, төн дими, ял көнеме, юкмы,...
Зарыбызны Түбән Чегодайдан язабыз. Безнең авылның үзәгендә кибет, өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы бар, ләкин алар икесе дә - йозакта.
Әүвәл кибетне яптырдылар. Югыйсә, анда авыл халкына кирәкле бөтен әйбер дә бар иде.
ФАП ишегенә дә йозак эленде. Пунктта озак еллар эшләгән Рәзинә Гыйниятуллина көн дими, төн дими, ял көнеме, юкмы, кайчан булса да, ярдәмгә килмичә калмады. Атналар буе өйгә килеп, йөри алмаган кешеләргә уколлар ясады ул. Бервакыт шәһәрдән авылга кайткан оныгым төн уртасында авырып китте. Оялып булса да, Рәзинәнең өенә шалтыраттым. Фельдшер баланы килеп карады, укол ясады, дәвасын бирде - оныгым терелде...
Хәзер кибет, ФАП эшләми, авыл кешесенә нишләргә?
Авыл әбиләренең дә зарын тыңлап, Мөслимә Мортазина.
Түбән Чегодай авылы.
Әлеге хат уңаеннан, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Әбүзәр Мортазин болай диде:
-Әйе, әлегә кибет ябык. Хәзер бирегә сатучы эзлибез. Бинаны арендага алучы булса, без каршы түгел. Проблеманы озакка сузмыйча хәл итәчәкбез.
ФАП хакында район үзәк больницасы баш табибы Рөстәм Мирзиннан мондый җавап алдык:
-Кайбер сәбәпләр аркасында, фельдшер-акушерлык пункты вакытлыча ябылып торды. Хәзер пункт эшли, халыкка кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев