Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән лицее укучысы Илшат Латыйпов 1 тонна макулатура җыйган

Атна йомгакларына багышланган чираттагы районкүләм планеркада 1нче кварталда иң күп макулатура җыйган мәктәпләр, класслар, аерым укучылар бүләкләнде. Макулатура җыю буенча укучыларны бүләкләү өчен "Экосервис" җәмгыяте 25 мең сум акча биргән. Агымдагы елның өч аенда район мәктәпләре барлыгы 25 тоннага якын макулатура җыеп тапшырган, ягъни бер укучыга уртача 11 килограмм туры...

Атна йомгакларына багышланган чираттагы районкүләм планеркада 1нче кварталда иң күп макулатура җыйган мәктәпләр, класслар, аерым укучылар бүләкләнде.


Макулатура җыю буенча укучыларны бүләкләү өчен "Экосервис" җәмгыяте 25 мең сум акча биргән.

Агымдагы елның өч аенда район мәктәпләре барлыгы 25 тоннага якын макулатура җыеп тапшырган, ягъни бер укучыга уртача 11 килограмм туры килә.

Мәктәпләр арасында Кармыш бу эштә иң алдынгы. Алар 24 центнер кәгазь җыйганнар (бер укучыга - 48 килограмм). Иске Үтәмеш мәктәбе - икенче (бер укучыга - 32 килограмм), бәркәтәлеләр - өченче (30 килограмм).

Югары Кәминкә мәктәбенең 4нче класс укучылары да мактауга лаек, алар 471 килограмм макулатура туплаган, ягъни һәрберсе уртача 94 килограмм җыйган. Чирмешән лицееның 6 "А" класс укучылары алардан чүт кенә калышкан (бер укучыга 77 килограммга якын), алар - икенче, Утыз Имән мәктәбенең 8 класс укучылары (76 килограммга якын) өченче урында.

Аерым укучылар арасында Чирмешән лицееның 6 "А" класс укучысы Илшат Латыйповтан да өлгерләр булмаган. Ул 1000 килограмм(!) макулатура алып килгән. Аңа бу эшкә, билгеле, әти-әнисе булышкан. Чирмешән кадет мәктәп-интернатының 7 класс укучысы Семен Сурковның күрсәткече - 526, Югары Кәминкә мәктәтбенең 4 класс укучысы Адилә Гафиятуллинаның - 440 килограмм. Әлеге укучылардан тыш тагын 11 иң актив макулатура җыючы да бүләкле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined