20 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Норовирус котыра: мәктәп һәм шифаханәләрдә авырыйлар
Россия мәктәпләре һәм шифаханәләренә норовирус «һөҗүм» итә.
-
Камал театрының яңа бинасы рәсми рәвештә ачылды
Бүген, 20 гыйнварда рәсми рәвештә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды.
-
Әккәрәйдә Кач ману бәйрәмендә халыкны балык шулпасы белән сыйлаганнар
Бу көннәрдә чишмә сукмакларыннан узучылар күп булды. 19 гыйнварда христианнар олы көн - Кач ману бәйрәмен билгеләп үтте.
-
Ульяновка авыл җирлегендә былтыр “бәби чәйләре” булмады
Ничек кенә оптимист буласы килсә дә, саннар куандырырлык түгел. Биш авылны (Ульяновка, Нагорный, Саминовка, Сосновка, Девичья Поляна) берләштергән Ульяновка авыл җирлегендә узган елда бер генә бала да тумаган, шул ук вакытта биредә 13 авылдашны соңгы юлга озатканнар.
-
Чирмешән районында тагын торак йорт янган
Бүген Саминовка авылындагы бер йортта янгын чыккан. Бу инде быел районда булган икенче ут казасы.
-
Дүшәмбе көнне Татарстанда җепшек кар һәм бозлавык фаразлана
20 гыйнварда, Татарстанда янә җепшек кар явачак. Синоптиклар шулай ук татарстанлыларны кайбер районнардагы юлларда бозлавык булуы турында кисәтә.