Чирмешән районында тагын торак йорт янган
Бүген Саминовка авылындагы бер йортта янгын чыккан. Бу инде быел районда булган икенче ут казасы.
17 гыйнвар көнне генә Урманасты Үтәмеш авылында кеше үлеме белән тәмамланган янгын теркәлгән иде.
135 нче янгын-коткару частеннән хәбәр итүләренчә, Саминовка авылында исә бүген агач йорт түбәсе янган.
Ут чыгу турындагы хәбәр иртәнге 3 сәгать 41 минутта ГЛОНАСС системасы аша кабул ителә. Янгынны сүндерүдә Чирмешән, Лашман, Күтәмә, Ульяновка подразделениеләре катнашкан. Шулай ук ашыгыч ярдәм хезмәтләре дә вакытында килеп җитә.
Бәхеткә, ут йортның эченә күчми, түбәнең 90 квадрат метры яна. Йортта бер ир кеше яшәгән, зыян күрүчеләр юк. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Үткән ел бу вакытта районда бер янгын теркәлгән булган. Чирмешәндә йорт янып, анда бер баланың гомере өзелә.
Янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре куркынычсызлык кагыйдәләрен хәтердән чыгармаска кирәклеген искәртә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев