Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Ульяновка авыл җирлегендә былтыр “бәби чәйләре” булмады

Ничек кенә оптимист буласы килсә дә, саннар куандырырлык түгел. Биш авылны (Ульяновка, Нагорный, Саминовка, Сосновка, Девичья Поляна) берләштергән Ульяновка авыл җирлегендә узган елда бер генә бала да тумаган, шул ук вакытта биредә 13 авылдашны соңгы юлга озатканнар.

Әлеге җирлек халкы күмәк эшләрдә иң актив, оешканнардандыр шәт. Әнә Ульяновка авыл мәдәният йортында узган гражданнар җыенана да зал тутырып диярлек килгәннәр. Ульяновкалылар тәртипле халык та икән: участок уполномоченные, полиция хезмәткәре Фәнзил Хәмидуллин әйтүенчә, былтыр мондагы биш авылда бер генә җинаять тә кылынмаган.

-Авыл урамнары да күзне иркәли, бар җирдә тәртип. Сез үрнәк җирлекләрнең берсе. Тик кайбер территорияләрнең тирә-ягын матур итеп тотып аласы бар. Сездә дә терлек санының кимүе күзәтелә. Хәрби операция зонасындагы сугышчыларга нык ярдәм итәсез, - диде җыенда район башлыгы Рамил Айбатов.

Әйе, әлеге җирлектән СВО зонасына ремонтлап алты җиңел автомобиль һәм бер квадроцикл озаттылар. Моның өчен Александр Ермолаевка һәм аңа аеруча булышкан авылдашларга: Дмитрий Ермолаевка, Николай Рыбкинга, Петр Ивановка, Николай Ивановка, Анатолий Рыбкинга зур рәхмәт.

Ульяновка авыл җирлеге авылларында исәпләнгән 336 йортта 663 кеше гомер кичерә. Дөрес, йортларның 243ендә генә даими яшиләр, “дачниклар” – 48, буш йортлар – 73.

Бу уку елында әлеге җирлектәге мәктәптә 60 укучы белем ала, шул исәптән Девичья Полянада -1, Сосновкада – 2. Ульяновка мәктәбенә балалар 7 торак пункттан йөреп укыйлар, аларны 3 мәктәп автобусы йөртә. Балалар бакчасында 9 сабый тәрбияләнә.

Юллар мәьәләсенә килгәндә, Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов әйтүенчә, узган 2024 елда Девичья Полянада Юлдаш һәм Приозерская урамнары юлларында, Сосновкадагы Киров, Комсомольская урамнары юлларында барлыгы 1,5 км арада өлешчә ремонт ясалган. Шул ук авылларда үзсалым акчаларына 800 метр арадагы юлларга вак таш түшәлгән. Нагорный авылында Жданов урамы юлы норматив хәлгә китерәсе бар. Үзсалым дигәннән, җирлектә аның күләме балигъ яшьтәге һәр кешедән 1000 сумнан җыелырга килешкәннәр.

Җыен ахырында кайбер авылдашларны сәхнәгә дәшеп, авыл җирлеге башлыгының Мактау грамотасы белән  бүләкләделәр. Ульяновка урта мәктәбен күп еллар җитәкләгән Владимир Ивановка 75 яшь тулган. Халык мәдәният йорты котельные операторы Михаил Ефимовка, мәктәп укытучылары Татьяна Логиновага, Ольга Ефремовага, мәдәният йортының техник хезмәткәре Наталья Суминага алкышлады. Иван Иванов өй тирәсен Яңа елга бик матур итеп бизәгән. Бертуган Петр һәм Владимир Захаровларга, хәрбиләргә ярдәмнәре өчен, бер хәрби часть командирларыннан Рәхмәт җибәргәннәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев