Әккәрәйдә Кач ману бәйрәмендә халыкны балык шулпасы белән сыйлаганнар
Бу көннәрдә чишмә сукмакларыннан узучылар күп булды. 19 гыйнварда христианнар олы көн - Кач ману бәйрәмен билгеләп үтте.
18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә район үзәгендәге “Сабантуй” чишмәсе янына халык байтак килде. Быел һава торышы җылы тору сәбәпле, сулыкларда бәке ачу мөмкинлеге булмады. Шунлыктан монда якташларыбызга изгеләндерелгән суны өстән генә коярга туры килде, аны үзләре белән алып киттеләр. Чирмешән аграр техникумы коллективы коенучыларны кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйлады.
-Бәйрәм бәла-казасыз үтте. Төн уртасында халык чишмә буена агылды, берәүләр су белән коенса, икенчеләре битләрен, кулларын юды, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Хәлиуллин. – Халыкка чишмәләрдән су алу мөмкинлеге булсын дип авыл җирлеге территориясендәге су чыганакларына юллар ясадык.
Чирмешәннән Александр һәм Мария Сурковлар элеккеге май-сыр заводы янындагы чишмәгә көндез килгәннәр.
-Кач ману көнендә алган суның ниндидер тылсымы бар инде, ул ел дәвамында бозылмыйча саклана. Без аны һәр елны күпләп җыеп калабыз, - диде Александр Николаевич. - Бәкегә чумарлык ук саулык юк, шулай да өйгә кайткач изге су белән коенабыз. Әле биредә үк битне, кулларны юдык. Изгеләндергән суны терлекләр өстенә дә бөркибез.
Кач ману – Гайсә пәйгамбәрнең Иордан суына чумдырылган көне. Бу бәйрәм бәкедәге салкын суга чумуга гына кайтып калмый, шул ук вакытта төрле авырулардан арынуга, күңел, уй-фикерләрнең чистаруына ышану да. Кач ману көнне бөтен кеше су коенырга тиеш, дигән фикер дөрес булмас. Бәкегә заман модасы артыннан куып түгел, ә чын күңелдән ышанып, җан кушуы буенча керергә кирәк.
Әккәрәй авылында, һәр елдагы кебек, быел да Кече Сөлчә елгасында бәке ачып махсус коену урыны җиһазландырганнар. Изгеләндерелгән суга чумарга теләүчеләргә чишенү, киенү өчен яр буенда җылы вагон куелган, биредә үк аларны учакта пешкән балык шулпасы һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
-Районның благочинные Александр Филимонов суыбызны изгеләндерде. Бу төндә генә дә йөзләп кеше суга чумгандыр, - диде оештыручыларның берсе Лидия Квакова. – Безгә Чирмешән, Күтәмә, Иске Элмәле, Яңа Элмәле авылларыннан, күрше Аксубай районынна, хәтта Самара, Тольяттидан да килүчеләр булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев