17 август 2024 яңалыклары
-
2024 ел башыннан Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе контакт–үзәге хезмәткәрләре 600 меңнән артык кешегә консультация бирде
Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе контакт-үзәгенә 2024 ел башыннан 637 мең 910 мөрәҗәгать килгән.
-
Чирмешәнлеләр “Мобиль сайлаучы” сервисы буенча тавыш бирә алачак
ТР Дәүләт Советына сайлауларда татарстанлыларга яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен “Мобиль сайлаучы” механизмы кулланылачак. Тиздән гаризалар кабул итү башлана, дип хәбәр итте республика Үзәк сайлау комиссиясе.
-
Ивашкино авылындагы Анисимовлар гаиләсенә ике “Наш Черемшан” килә
Ивашкино авылында яшәүче Анисимовлар гаиләсенә хат ташучы район газетасын ике экземплярда китерә.
-
Бәркәтәдән Бикбовлар урта рус токымлы умарта кортларын кулай күрә
Бәркәтә авылыннан Сәрия һәм Салихҗан Бикбовларның йорт яннарындагы умарталыкларында - 25 баш бал корты. Дөрес, аларның 50гә җиткән еллары да булган.
-
Татарстан кадрлар әзерли торган ресурс үзәкләре булдыруга 7 миллиард сум тоткан
Татарстанда соңгы сигез елда ресурс үзәкләре челтәрен булдыру һәм үстерүгә 8,2 миллиард сум юнәлтелгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, аерым алганда, республика бюджетыннан 7,2 миллиард сум бүленгән, ә ресурс үзәкләрендә әзерләнә торган белгечләргә эш урыннары тәкъдим итүче предприятиеләр 980 миллион сумнан артык инвестиция керткән.
-
Чирмешәндә дүрт мотоциклчыны тоткарлаганнар
Район автоинспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре бу елның үткән җиде аенда дүрт мотоциклчыны тоткарлаганнар.