Ивашкино авылындагы Анисимовлар гаиләсенә ике “Наш Черемшан” килә
Ивашкино авылында яшәүче Анисимовлар гаиләсенә хат ташучы район газетасын ике экземплярда китерә.
-Район газетасын шулкадәр яратабыз, хәтта ике тапкыр язылганбыз, - дип шаяртты Петр Никитич, редакциягә откан призын алырга килгәч. – Дөресен әйткәндә, матбугатка язылу башлануга язылганбыз да, онытканбыз, аннары икенче тапкыр язылганбыз. Хәзер бик рәхәт – икебезгә ике газета.
Анисимовлар агымдагы елның икенче яртысында алдыру өчен, район газетасына ике квитанция тутырып, электр чәйнеге отыллар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев