Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдән Бикбовлар урта рус токымлы умарта кортларын кулай күрә

Бәркәтә авылыннан Сәрия һәм Салихҗан Бикбовларның йорт яннарындагы умарталыкларында - 25 баш бал корты. Дөрес, аларның 50гә җиткән еллары да булган.

Якташларыбызның умартачылык стажы 20 еллап. Яңа шөгыльләрен өч гаилә корттан башлаганнар.

-Әти дә, бабай да умарталар тоттылар, пенсиягә чыккач, мин дә яңа кәсепкә алындым, умарталарны Шешминкадан сатып алдык, - ди 78 яшьлек Салихҗан абый. – Сатучының кул арты җиңел булды, көзгә оялар җидегә җитте. Шул елны ук бурап, омшаник – умарта кортларын кышлату урыны да ясап куйдык.

Бөтен эшкә дә оста Бикбовлар барын да үзләре эшли, өч уллары да кул арасына керә. Салихҗан абый умарта ояларын, рамнарын, гомумән, барысын үзе ясый, моның өчен кирәкле җиһаз-коралларны булдырган.

-Беренче укытучыбыз Гата абзый Әхмәтҗанов булды. Ул безгә уматаларны ничек итеп карарга, ил җыярга, барын да җентекләп аңлатты, күрсәтте, - дип сүзгә кушылды Сәрия апа. – Кортлар янында бик тыныч булырга, шул вакытта алар чакмый. Ил җыйганда да бик сак эшләү зарур. Чисталыкны яраталар, тырыш бөҗәкләр,  үзләрен дә, кешеләрне дә туендыра. “Бигрәк күп эшлисез, ял итегез инде” дип, сөйләшәм дә әле мин алар белән.

Яңа шөгыльләрен китаплардан, интернеттан да укып өйрәнгәннәр, хәзер инде Бикбовлар яшь умартачыларга киңәш бирә ала.

-Күп бал алу өчен,  умарта гаиләләре көчле булу кирәк. 4-5 килограммлы ил 50-60 килограммга кадәр бал бирә ала. Әгәр умарта ил аерса, ул көчсезләнә, андыйларны, анасын аерып алу өчен, махсус иләк аша уздырып, кабат та кушарга мөмкин. Аналары да картая, кыскасы, нечкәлекләре бик күп инде, - дип киңәш бирәләр тәҗрибәле умартачылар. – Чирләрен дә вакытында дәвалыйсы. Бал аертып кына эш бетми, уңыш алу өчен бик күп хезмәт таләп ителә, умартачыларның күзгә күренмәгән мәшәкатьләре байтак.

Быел Бикбовлар беренче балны июль урталарында аертканнар, дөрес, бик иртә - июнь башларында да бал алган еллары булган. Аларның үз клиентлары бар, сезон башында ук заказ биреп куялар. Бәркәтәлеләрнең баллары Мәскәүгә кадәр китә икән.

-Бал аертканда, уңышны сатуда балалар булыша, алар Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә урнаштыралар. Гаилә бюджетына яхшы гына керем була. Үзебез дә ишле. Туганнарга, дусларга өлеш чыгарабыз, - ди Сәрия апа. – Умарта тотуның тагын бер яхшы ягы: кая гына барырга җыенсаң да, күчтәнәч әзер, бал – дәрәҗәле, саллы бүләк. Балаларга, оныкларга да булышасы килеп тора,  бал акчасыннан аларга да өлеш чыгарабыз.

Бикбовларның умарталарына бал артыннан ерак очасы да түгел, бакча артларыннан ук урман башлана. Йорт тирәсендә дә нинди генә агачлар үсми, юкәләр дә утыртканнар.

Юкә дигәннән, быел юкә балы булмаган, бу агачка кортлар зыян салган.

-Яхшы бал нинди була ул? - дип сорадым умартачылардан.

-Бал өлгерергә тиеш, ягъни рамнарның өсте “пичәтләнгән” - кәрәз белән ябылган булуы кирәк. Яхшы бал утыра. Аннан соң, шикәр белән кушылган бал дип сөйлиләр. Балны бер нәрсә белән дә кушып булмый, хәтта ике төрле уңышны бергә салсаң да, ул аерылып тора, - диделәр Бикбовлар.

Тәҗрибәле умартачылар безнең шартларга яраклашкан урта рус токымына өстенлек бирә.

-Бу токымны усал диләр, алай дип әйтмәс идем. Алар да оялары-оялары белән, кешеләр кебек, төрле холыклылары була, - диде Сәрия Нургали кызы. – Шундый усал бер оябыз бар, без аны иң ахырдан карыйбыз.

   

Марат Гомәров фотолары,  Кадрия Гамирова видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев