Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр “Мобиль сайлаучы” сервисы буенча тавыш бирә алачак

ТР Дәүләт Советына сайлауларда татарстанлыларга яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен “Мобиль сайлаучы” механизмы кулланылачак. Тиздән гаризалар кабул итү башлана, дип хәбәр итте республика Үзәк сайлау комиссиясе.

2024 елның 8 сентябренә билгеләнгән сайлауларны уздыруга әзерлек кысаларында бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (дәүләт хезмәтләре Порталы) уңайлы сайлау участогын сайлап алуга гаризалар бирүнең интерактив формалары (“Мобиль сайлаучы” сервисы) урнаштырылган. http://www.gosuslugi.ru/600411/1/form (төбәк сайлаулары), http://www.gosuslugi.ru/600412/1/form (федераль сайлаулар).

“Мобиль сайлаучы” сервисыннан төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге сайлауларда актив сайлау хокукына ия һәм дәүләт хезмәтләре порталында расланган исәпкә алу язуы булган гражданнар файдалана ала.

Дәүләт хезмәтләре аша гаризаны тавыш бирү көненә кадәр 3 көннән дә соңга калмыйча бирергә мөмкин.

Бердәм тавыш бирү көнендә сайлаучылар өчен мөмкинлекләр турында тулырак мәгълүмат https://www.gosuslugi.ru/edg битендә урнаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев