17 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Чирмешәндә укытучылар ярышты. Ел укытучысы кем?
Кадетлар мәктәп-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Надежда Фомина “Ел укытучысы” республика бәйгесенең район этабында беренче урынны яулады.
-
Чирмешән урамнарында туй машиналарына юл бирәләр
Районда 2020 елның беренче никахы 17 гыйнварда теркәлде. Туйлар календарен Мортазиннар гаиләсе ачып җибәрде.
-
Чирмешән районында былтыр кош-корт алуга 192 мең субсидия бирелгән
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, үткән ел каз, үрдәк бәпкәләре, күркә һәм бройлер чебешләре сатып алган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, чыгымнарын өлешчә каплау өчен, 192 мең сум субсидия бирелгән.
-
Республикада «Экология» проекты буенча урманнарны саклауга 200 млн сум каралган
Быел Татарстанда 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызырга, 11 мең тонна орлык һәм 30 миллион үсенте әзерләргә ниятлиләр.
-
Иске Кадида сөттән акча "ясыйлар"
Бу җирлектә халык үз көнен үзе кайгыртып яши. Унсигез хуҗалык кече ферма булдырган, моңа дәүләт ярдәме дә алган. 2019 елда тулаем 370 тонна, ягъни 8 миллион 712 мең сумлык сөт сатканнар, әлеге күрсәткеч районда иң яхшылардан.
-
Чирмешәндә кар явуы көтелә
Алдагы дүрт-биш көндә кар явачак, ә һава температурасы көндез уртача 1, ә төнлә 1-3 градус салкын булыр дип көтелә.