Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урамнарында туй машиналарына юл бирәләр

Районда 2020 елның беренче никахы 17 гыйнварда теркәлде. Туйлар календарен Мортазиннар гаиләсе ачып җибәрде.

Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре никахларны теркәү залында, Рамил Мортазин һәм Елена Якиналарга  гаилә документларын тантаналы шартларда тапшырдылар. Аларның гаилә корулары  республикадагы истәлекле юбилей елына – ТАССРның 100 еллыгына туры килде.

Яшьләр мәхәббәтләрен ерактан эзләмәгән, алар икесе дә Чирмешәннән. Мортазиннар авылда төпләнәләр, үзләренә йорт төзиләр.

-10 ел очрашып йөрдек – мәхәббәтебезне сынадык һәм инде менә  мөнәсәбәтләребезне зоконлаштырырга булдык, - дип шатлыклары белән уртаклаштылар Рамил белән Елена.

Алар икесе дә Чирмешәндә эшли, кияү – машина йөртүче, кәләш – сатучы.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X