16 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгы флагы җилферди
Мондый флаг Татарстан Хөкүмәте йортында һәм барлык шәһәр-районнарында да күтәреләчәк.
-
“Кояшлы” ял лагерена газ кертәләр
Монда моңа кирәкле эш азагына якынлаша.
-
Чирмешән районында минераль ашламалар запасы бик аз
Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре туплаган минераль ашламалар гектарга уртача 10,5 килограмм чамасы.
-
Чирмешән юлларында былтыр 4 кеше һәлак булган
2019 нчы елда район территориясендә булган 23 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган, 21 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган ( 2018 нче елда 17 авариядә 4 кешенең гомере өзелгән, 20 кеше яраланган).
-
Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче состав төркеменә Фәрит Мөхәммәтшин да керде
Россия Президенты РФ Конституциясенә кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләр-төзәтмәләр буенча референдум уздырырга кирәклеген җиткерде.
-
Чирмешән районында соңгы 5 елда 119 кече ферма төзелгән
Үткән биш елда районда сөтчелек юнәлешендә төзелгән 119 кече-ферма хуҗасына 21 миллион 540 мең сум субсидия бирелгән.
-
Футболчылар лигасында Чирмешән командасы – “каты чикләвек”
Районыбызның мини-футбол осталары әлеге спорт төре буенча республиканың көньяк-көнчыгыш һәвәскәр футбол лигасында уйный. Тугыз көчле команда арасында безнекеләрнең беренче өчлеккә эләгү ихтималы бар.
-
Юлламадан соң Россия хөкүмәте тулы составы белән отставкага китте
Путин Михаил Мишустин кандидатурасын Россия Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте