Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче состав төркеменә Фәрит Мөхәммәтшин да керде

Россия Президенты  РФ Конституциясенә кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләр-төзәтмәләр буенча референдум уздырырга кирәклеген җиткерде.

Мәскәү Кремле сайтында  хәбәр итүләренчә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем составына керде, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Россия Президенты Владимир Путин кул куйган боерыкта “РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр  туплау буенча эшче төркем составын расларга”,  дигән юллар бар.

Владимир Путин РФ Федераль Җыенына юллама кысаларында Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча референдум уздыру кирәклеген әйтте.

Шулай ук Президентыбыз ил Конституциясендә Россия Федерациясе Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә кирәк дигән тәкъдимен дә җиткерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та моның законлы карар икәнен ассызыклады, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

фото: архив Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев