Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгы флагы җилферди

Мондый флаг Татарстан Хөкүмәте йортында һәм  барлык шәһәр-районнарында да күтәреләчәк.

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү чарасы үтте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүгә старт 2018 елның 19 декабрендә бирелүен әйтте.

-Дәүләт, барлык муниципалитетлар, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары, гомумән, гражданнар бу уңайдан  тантаналы чаралар уздырырга әзер, - диде Әсгать Сәфәров. - Төп бәйрәм чаралары 27 майда, 25 июньдә, 30 августта оештырылачак.

Татарстанда, Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илдә татар диаспораларында да россиякүләм, халыкара чаралар уздыру планлаштырыла. Юбилей чаралары гражданнарның мәдәни, рухи мәнфәгатьләрен  канәгатьләндерүгә, татарстанлыларның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдереләчәк.

Аппарат җитәкчесе республиканың катлаулы, сикәлтәле юллар узуын билгеләп үтте.

-Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, дип әйтә алабыз. Барыгызны да Татарстан төзелүнең 100 еллыгы белән тәбрик итәм, - диде чыгышы ахырында Әсгать Сәфәров һәм ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрергә күрсәтмә бирде.

Юбилей флагы күтәрелгәч, республика гимны яңгырады. Мондый флаг Татарстан Хөкүмәте йортында һәм  республиканың барлык шәһәр-районнарында да күтәреләчәк.

ТАССРның 100 еллыгы 2020 елда билгеләп үтелә. “Татарстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү турында”гы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

фото: архив Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев