13 октябрь 2023 яңалыклары
-
Чирмешән районында биотермик чокырларны тикшерделәр
Район территориясендә урнашкан 19 биотермик чокырда да дезинфекция уздырылган, яңа табличкалар куелган. Алар барысы да, нигездә, ветеринар-санитар таләпләргә туры килә, ләкин кайберләрендә вак-төяк җитешсезлекләр бар.
-
Кара Чишмә авылыннан 90 яшьлек Гакилә Хаммадиева балаларына да, оныкларына да үрнәк
Кара Чишмә авылында гомер итүче Хаммадиевлар йорт алдына, без барган көнне, автомобиль куярлык урын калмаган, ә өйдәге кеше аннан да күп иде. Бу юкка түгел, төп йортта яшәүче Гакилә Хаммадиеваның балалары, онык-оныкчыклары, туганнары аның 90 яшьлек юбилеена җыелган.
-
Иске Котышта халык акчасына яңа зиратны коймалап куйганнар
Иске Котышта бер гектарга якын мәйданда яңа зиратны коймалап куйганнар.
-
Чирмешән районы хәрби хезмәткә контракт төзүчеләргә 300 мең сум акча бирә
1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Шул уңайдан Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин белән әңгәмә кордык.
-
“Наз” ансамбле - мөнәҗәтләр фестивале җиңүчесе
Утыз Имән авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Наз” фольклор ансамбле Бөгелмә шәһәрендә узган Бөтенроссия “Милли моң” мөнәҗәтләр фестивалендә икенче урын алган.
-
Көз көне организм өчен кирәкле 5 витаминны атаганнар
“Доктор” телеканалы экспертлары көз көне иң кирәкле 5 витаминны атап үткәннәр, аларның ничек “эшләвен” аңлатканнар. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, зур шәһәрләрдә халыкның нибары 35 проценты гына витаминнарга әһәмият бирә.