Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында биотермик чокырларны тикшерделәр

Район территориясендә урнашкан 19 биотермик чокырда да дезинфекция уздырылган, яңа табличкалар куелган. Алар барысы да, нигездә, ветеринар-санитар таләпләргә туры килә, ләкин кайберләрендә вак-төяк җитешсезлекләр бар.

- Республиканың Министрлар Кабинеты дәүләт ветеринария Баш идарәсе инспекторлары белән берлектә биокалдыкларны утильләштерү объектлары торышын тикшереп чыктык, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов. – Чирмешән, Мордва Афонькәсе, Бәркәтә, Иске Котыш, Иске Элмәле авылларындагы биотермик чокырларга дәгъва юк, аларда тәртип. Башка Беккер чокырлары территорияләрен чүп үләннәре баскан, люкларда яисә капкаларда йозаклар куелмаган, икесендә, гомумән, люклар да юк. Кайбер авыл җирлекләре башлыклары әйтелгән кисәтүләрне тиз арада бетерделәр. Башкалар да чокырлар тирәсен тәртипкә китерергә бурычлылар.

Алмаз Фараш улы әйтүенчә, авыллардагы шәхси хуҗалыкларда, җәмгыятьләрдә үлгән малларны биотермик чокырларга китерү мәҗбүри. Биредә ветеринария хезмәткәре малны ярып, диагноз куя, нәтиҗә чыгара. Мал хуҗасына шуның нигезендә генә страховка акчасы түләнә. Терлекләре, хайваннары үлгән очракта, хуҗалары авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итә ала, чөнки чокырларның ачкычы аларда саклана. Мал үләксәсен тиешсез урынга ташлап киткән кешеләргә штраф яный: шәхси затларга - 5 мең, җәмгыять җитәкчеләренә 30 мең сумга кадәр. Беккер чокырлары маллар өчен генә түгел, аларга эт һәм мәче, хәтта кош-корт үләксәләрен дә ташларга кирәк.

- Бирегә китерелгән һәр терлекне ярып, диагноз куярга тиешләр. Соңгы елларда кош гриппы, нодуляр дерматит, тилчә, африка чумасы кебек авыруларның таралуы күзәтелә , - ди районның баш ветеринария врачы. – Әлеге чаралар куркыныч авыруларга юл куймау, терлекләрне саклап калу максатыннан эшләнә. Кызганыч, кайбер намуссыз кешеләр биотермик чокырлар тирәсендәге калай, шиферларны каерып алып китәләр. Ә бит ачык җир аша җәнлекләр, хайваннар кереп, авыру таратырга мөмкиннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев