Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы хәрби хезмәткә контракт төзүчеләргә 300 мең сум акча бирә

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Шул уңайдан Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин белән әңгәмә кордык.

- Дамир Нурмөхәммәтович, бу чакырылышта нинди үзгәрешләр бар, комплектлаштыру ничек бара?

- Хәрби хезмәткә гадәттәгечә18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-атлар чакырыла. Ә киләчәктә армиягә алу яше артачак, хезмәт итү вакыты да озаерга мөмкин. Медицина комиссиясе хәрби хезмәткә яраклы дип тапкан егетләр армиягә алына. Бүгенге көндә без хәрби диңгез флоты, коры җир, хәрби космик көчләр гаскәрләрен комплектлыйбыз.  Теләүчеләрне Самарадагы шефлыкка алынган хәрби частькә җибәрү мөмкинлеге дә бар.

- Көзге чакырылышта ничә егет армиягә озатылачак?

- Бу чакырылышта 30дан күбрәк якташыбыз солдат итекләре киячәк. Медицина комиссиясе узарга 100ләп кешене чакырдык. Комиссия 11 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр эшли, алар шулар арасыннан бу көздә китәчәк егетләрне сайлап алалар.

- Замана яшьләренең исәнлеге турында ни әйтә аласыз.

- Яшьләр сәламәтлекләрен үзләре кайгыртырга тиеш. Тик чын исәннәре бик аз шул.

- Хәрби хезмәткә кемнәр чакырыла,  кемнәргә кичектерү-отсрочка бирелә?

- Техникумда, югары уку йортларында белем алучы яшьләрне хәрби хезмәткә чакыру вакытлыча кичектерелә. Шулай ук 2 яшькәчә баласы булган, авыру әти-әнисен караучы һәм ялгызы бала тәрбияләүче ир-егетләргә дә отсрочка бирелә. Ә 3 балалы аталар хәрби хезмәттән азат ителә.

- Районда хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр бармы?

- Кызганыч, бар шул. 50гә якын райондашыбыз шундый категориягә керә.

- Дамир Нурмөхәммәтович, андыйларга карата нинди җәза каралган?

- Повестка тапшырылганнан соң, кискен сәбәпләр булмый торып, хәрби комиссариатка килмәүчеләргә җәза кырысланды. Элек аларга кисәтү яки 500 сум штраф салынса, хәзер 10 мең сумнан 30 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Медицина тикшерүеннән качып йөрүче гражданнар да бар. Андыйларга кисәтү ясала яки  15 меңнән 20 меңгә кадәр штраф салына.

- Форсаттан файдаланып, контракт буенча хезмәт турында да сөйләп үтегез әле.

- Бу елның тугыз аенда 25 якташыбыз контракт төзеде, безнең алда, ел ахырына кадәр, тагын 35ләп ир-атны килешү буенча хезмәткә җибәрү бурычы тора. Запастагы гражданнарның контракт буенча хезмәт итү яше артты:  хәрби дәрәҗәләренә карап 18 яшьтән 65 яшькә кадәр (солдатлар, сержантлар 18 яшьтән 60 яшькә кадәр, офицерлар, өлкән офицерлар 65 яшькә кадәр). Контракт буенча хезмәт итүчеләргә түләү югары. Махсус хәрби операциядә катнашу өчен беренче тапкыр контракт төзегән гражданинның исәп-хисап счетына 195 мең сум акча күчерелә, ай саен 204 мең сумнан башлап акчалата түләү каралган. Һәм тагын бер яңалык, контракт төзегән егетләргә район да финанс ярдәме күрсәтәчәк. Район башлыгы Рамил Айбатов белән районнан 300 меңәр сум түләү турында килештек. Оборона министрлыгы белән килешү төзегәч бу кешегә 150 мең сум акча күчерелә. Бер ай дәвамында хәрби бурычын төгәл үтәгән, тәртип бозмаган очракта аның икенче яртысы да түләнә.

- Дамир Нурмөхәммәтович, комиссариатта эшне оештыруда нинди кыенлыклар бар?

- Иң зур проблема - кадрлар җитмәү. Безгә югары белемле биш хезмәткәр кирәк

  

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев