Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмә авылыннан 90 яшьлек Гакилә Хаммадиева балаларына да, оныкларына да үрнәк

Кара Чишмә авылында гомер итүче Хаммадиевлар йорт алдына, без барган көнне, автомобиль куярлык урын калмаган, ә өйдәге кеше аннан да күп иде. Бу юкка түгел, төп йортта яшәүче Гакилә Хаммадиеваның балалары, онык-оныкчыклары, туганнары аның 90 яшьлек юбилеена җыелган.

Ире Габделәхәт белән биш бала: ике ул һәм өч кыз үстергән юбиляр мондый хөрмәткә бик лаек. Кызганыч, тик ире дөньядан киткәнгә дә инде 24 ел гомер үткән. Бүген ул улы Наил һәм килене Гөлнур тәрбиясендә яши, аларның дүрт баласы дә әбиләрен ихтирам итәләр.

- Әни бик сабыр, ул безне бер вакытта да кеше рәнҗетмәгез, авыр сүз әйтмәгез, дип үстерде, - ди олы кызлары Бөрлинә. – Әти белән әни безне хезмәт белән тәрбияләделәр. Әнигә бирелгән чөгендер алынын эшкәртеп бетергәч, хуҗасыз калганнарын да сирәкли идек. Әле бит бакчада бәрәңге, суган да көтә.

Унар тонна суган саткан еллары да була Хаммадиевларның. Мал-туарны да аз асрамыйлар. Йорт алып барырга, балалар үстерергә зур ярдәм була болар барысы да. “Москвич” автомобилен дә авылда беренчеләрдән диярлек алар сатып ала.

- 1975 елда менә шушы зур йортны төзеделәр, ә беренче автомобильне 1982 елда алдылар, - диде кызлары Наилә.

Гакилә Гариф кызының балачак еллары Бөек Ватан сугышы вакытына туры килә. Аннан соң да гомере авыр хезмәттә уза. Ул колхозда төрле эшләр башкара: саламны эскертләргә куя, чөгендер эшкәртә. Аның тырыш хезмәтен җитәкчелек тә югары бәяли. 1970 елда иң яхшы чөгендер эшкәртүче булып таныла, аны “Фидакарь хезмәте өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале белән бүләклиләр.

Сабыр, түзем Гакиләне  каенанасы да бик ярата, аңа “кызым” дип кенә эндәшә. Озак еллар алар бик тату гомер итәләр. Гакилә әби инде хәзер үзе 22 ел каенана ролендә. Килене Гөлнур белән әниле-кызлы кебек яшиләр.

- Мин бу йортка 19 яшемдә килен булып килдем, бөтен эшне әни өйрәтте, өйдә дә, йортта да гел бергә булдык. Аш-суга осталыгы миңа да күчте, - дип сөйләп китте Гөлнур. – Әни әйтем, мәкальләр белән сөйләргә ярата. Ачу йоту – тау йоту дип, түзем, сабыр булырга өйрәтте. Балалар үстергәндә дә әни булышты, без эштә вакытта аларны ул карады, шуңа оныклары аны нык хөрмәт итә. Өйдән чыгып киткәннәрен дә, кайтканнарын да аңа әйтеп торалар. Бездә шулай кабул ителгән. Ул өйнең йозагы булды.

Эшкә булса да, ашка да туганнар төп йортка еш җыела. Әниләре авырып киткәч тә алар чиратлап кайтып булышалар.

- Олы кеше еш авырый шул. Бу вакытта безнең беренче ярдәмчебез – авылыбыз фельдшеры Гөлгенә Хәйдәрова. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп җитә. Түбән Кәминкә һәм Чирмешән табибларына да зур рәхмәт. Аның бу яшенә җитүендә аларның да өлеше бар, - диде килене Гөлнур.

Аннан соң, Гакилә әбине бик бай кеше дип әйтәсе килә.  Балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары, туганнары аның юбилеен зур бәйрәм иттеләр, кунаклар җыеп, Коръән ашы уздырдылар.

Юбилее белән котларга районнан килгән кунакларга да Гакилә Гариф кызы бик сөенде, рәхмәтләрен ирештерде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова һәм район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллиналар район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлаулар ирештерделәр һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев