13 март 2020 яңалыклары
-
Чирмешән районы хуҗалыкларында чәчүлек орлыкның сыйфатын яхшыртасы бар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин муниципаль район Советының илле дүртенче утырышында депутатларга шундый мәгълүмат җиткерде.
-
Күтәмәдә өч кече ферма төзегәннәр
Күтәмә авылында 22 баш савым сыеры, 1030 баш дуңгыз, 365 баш сарык һәм кәҗә, алты ат асрала.
-
Ивашкино фермеры үз эшчеләрен зурлаган
Әлеге авылдагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Кудряшов 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үз хуҗалыгында эшләүче барлык гүзәл затларны авыл мәдәният йортына бәйрәм табынына чакырган.
-
"Безнең Чирмешән" “йөзен” үзгәртте
Хөрмәтле газета укучылар! “Безнең Чирмешән”нең бүгенге саны, игътибар иткәнсездер, яңача формада чыгарылды, дизайны-бизәлеше үзгәрде. Болай язмалар ансатрак укыла, истә кала кебек.
-
Чирмешәндә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт дәвам итә
Агымдагы елда район үзәгендә күп фатирлы биш йортта капиталь ремонт уздырылачак, бу максатларга барлыгы 3 миллион 425 мең сум акча тотылачак.
-
Иске Кади авылында чемпион белән кул көрәштергәннәр
Туган авылым – Иске Кади мәктәбе укучылары белән элек тә очрашканым бар иде. Аларында язучылар белән кайтсак, монысында армрестлинг серләре белән таныштырып, бу спорт төре буенча ярыш оештыру иде ният.
-
Чирмешәндә дә язгы су ташулар иртә булыр дип көтелә
Быел язгы су ташулар гадәти еллардагыдан 25-30 көнгә иртәрәк килергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында язгы су ташуларга һәм язгы-җәйге янгын куркынычы булган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча брифинг рәвешендә узган видеоконференциядә гидрометеорология хезмәте идарәсеннән хәбәр иттеләр.