Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт дәвам итә

Агымдагы елда район үзәгендә күп фатирлы биш йортта капиталь ремонт уздырылачак, бу максатларга барлыгы 3 миллион 425 мең сум акча тотылачак.

-Соңгы елларда капиталь ремонт программасы нигезендә күп фатирлы йортларда су, канализация челтәрләрен яңартабыз, подъездларны ремонтлыйбыз, подвалларда тәртип салабыз, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Быел төзүчеләр биш йортка килергә тиеш. Титов урамындагы 3 нче йортның түбәсен яңартырга кирәк. Совет урамындагы 36 нчы, 38 нче, 40 нчы йортларда су һәм канализация челтәрләре торбаларын алмаштыру каралган. Дзержинский урамындагы 39 “а” йортта узган елны башланган ремонт быел дәвам итәчәк. Бу йортта подъезд тәрәзәләрен алмаштырырга кирәк һәм цоколь этажда төгәллисе эшләр бар. 

Капиталь ремонтка акча республика һәм район бюджетларыннан да бирелә, әлеге эшкә йортларда яшәүчеләрнең ай саен түләп барган акчалары да тотыла.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев